Районда урып-җыю эшләре башланды

2020 елның 31 июле, җомга

Биектау районында урыпҗыю кампаниясе башланып китте. «Әсән», «Ватан», «Соватех», «Битаман», «Татарстан», КФХ “Хәмдиев” хуҗалыкларында комбайннар басуга чыкты инде. Тиздән башка хуҗалыклар да урып-җыюга керешергә ниятли. Район буенча 61 урып-җыю техникасы тулы әзерлек сызыгында тора.

«Бөреле» хуҗалыгы районда беренчеләрдән булып игеннәрне урып-җыюга кереште. Игенчеләр алдында уңышны югалтуларсыз җыеп алу һәм файдалы урнаштыру бурычы тора.

- Хуҗалыкта техниканың әзерлеге 100% тәшкил итә. А ларның б арысында да тәҗрибәле комбайнчылар эшли, - ди “Бөреле” хуҗалыгы баш агрономы Илнар Шәмсетдинов. Хуҗалыкта барлыгы 10 урыпҗыю техникасы бар. Алар барысы да игенне контроль суктырып карады. Гектарыннан 40 центнер бодай чыгар, дип фаразлыйлар игенчеләр.

- Әмма без моннан да күбрәк уңышка өмет итәбез, - ди “Бөреле” хуҗалыгы директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Искәндәр Хәкимуллин. – Быелгы уңыш начар түгел, көзге бодай яхшы үскән. Иң мөһиме - уңышны югалтуларсыз җыеп алу. Һәм бу хәзер күбрәк табигать шартларына бәйле, ул үз сюрпризларын гына күрсәтмәсен. Узган ел көзге бодай бары тик 5 нче класслы гына булды. Быел инде 4 нче класслы булыр, дип өметләнәбез. 3 нче класслы бодайдан гына икмәк пешереп була.

Хуҗалык симәнәгә салудан калган 500 тонна бодайны сатарга ниятли.

Барлыгы хуҗалыкта 4300 гектарда бөртеклеләр һәм 1000 гектарда рапс җыеп аласы бар. Һава шартларының әйбәт булуы, яхшы кәеф һәм эшнең әйбәт оештырылуы буенча фикер йөрткәндә, хуҗалык 20 көн эчендә көзге культураларны урып-җыюны югалтуларсыз төгәлләячәк.

- Чиратта арпа, язгы бодай һәм рапс тора. Һава шартлары әйбәт булып, техника өзлексез эшләгәндә, урып-җыюны сентябрь урталарында төгәлләргә ниятлибез, - ди баш агроном.

Район буенча барлыгы 31 мең 256 гектарда бөртеклеләрне җыеп аласы бар. Хуҗалыкларның 90% ы урыпҗыюга әзер.

Галия ИЛДАРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International