Гүзәл затлар “Автоледи-2020” исемен алу өчен көрәштеләр

2020 елның 31 июле, җомга

“Автоледи” республика конкурсының район этабы булып узды. Анда катнашучыларга җиңү хакына нинди сынаулар аша узарга туры килде?

Бер урында - футбол кырында руль артында шуның кадәрле хатын-кызны күрү көн саен кабатлана торган күренеш түгел. Әмма заман тормышы шулай корылган, машинаны үзләренә буйсындыра алган хатын-кызлар саны ел саен арта гына бара. Шоферлык таныклыгы алганда гүзәл затларга бернинди ташламалар да ясалмый. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр өчен мондый ташламаларның кирәге дә юк. Алар юлда һич кенә дә ир-атлардан калышмыйлар. Әлеге чара да моның нәкъ менә шулай икәнлеген раслады. “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Биектау хәбәрләре газетасы редакциясе” филиалы хезмәткәре Юлия Тимохина шоферлык осталыгы буенча “Автоледи-2020” конкурсында тәүге тапкыр катнашты. Мондый чараларда катнашу тәҗрибәсе булмаса да, ул мактаулы өченче урынны алуга иреште. Юлия руль артында инде 17 ел, уңышка ирешү - шул тәҗрибәнең нәтиҗәсе.

- Узганнарны искә төшерү: үзеңне икенче тапкыр имтихан тапшыргандагы кебек хис итү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү, билет сорауларына җавап бирү мавыктыргыч булды, аннары мәйданчык та шактый кызыклы иде, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Юлия Тимохина.

Биектау районыннан машина йөртүче хатын-кызлар автосөючеләрнең ел да үткәрелә торган конкурсында беренче генә тапкыр катнашмыйлар. Тест сорауларына җавап бирер алдыннан уку классына җыелганнан соң конкурска килүчеләргә иң мөһиме: “Нәтиҗәләр начар булса, йөртү хокукыннан мәхрүм итмәсләр микән?” дигән сорау тынгы бирмәде.

Мондый чара ике этапта уза. Бәйгедә катнашучыларга башта юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга җавап бирергә туры килде. Монысын хатын-кызлар шактый җиңел уздылар. Мөмкин кадәр кыска гына вакыт эчендә 20 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Хаталарны иң аз җибәрүчеләр алдынгылар рәтенә чыктылар. Ә алда аларны иң кызыклысы көтә иде - фигуралы “шуу”, тик тимераякта түгел, ә бәлки машинаны фигуралы йөртү. Гүзәл затлар, вакыт буенча, үзенчәлекле каршылыклар полосасын уздылар. Машинаны параллель кую, боргаланып бару (змейка) һәм гаражга керү. Боларның барысын да районның ЮХИДИ җитәкчесе контролендә булдыра алганча төгәл һәм тиз башкарып чыгарга кирәк иде.

- Әлеге чараның нәтиҗәләре буенча фикер йөрткәндә, гүзәл затлар машинага идарә итү күнекмәләрен яхшы үзләштергәннәр, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә әйбәт беләләр дип әйтә алам. Һәм моны алар теоретик күнекмәләрне тикшергәндә һәм осталыкларын күрсәткәндә исбатладылар да, - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегенә караган ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Әсәдуллин.

Автоледи конкурсы 20 елдан бирле уздырыла. Аны оештыручы - “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе. Бәйгене оештыручыларның ДОСААФ хезмәткәрләре һәм ЮХИДИ район бүлекчәсе белән бердәм эшләве нәтиҗәсендә бәйгедә катнашучылар саны ел саен арта бара.

Конкурста катнашучылар барысы да уңай хис-тойгылар белән истәлекле бүләкләр дә алдылар. Аларның күпчелеге конкурста киләсе елда да катнашырга планлаштыра.

Эрнест АБДУЛАЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International