Район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Корбан бәйрәме белән котлавы

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле биектаулылар,  дин тотучы мөселман кардәшләр!

Сезне чын күңелемнән мөселманнарның изге бәйрәме – Корбан Гаете белән тәбрик итәм!

Корбан бәйрәме  - ул халкыбызның көтеп ала торган иң олы бәйрәмнәренең берсе.

Әлеге бәхетле көннәрдә районыбыз мәчетләрендә моңлы азан яңгырый. Мәчетләргә җыелып, күмәк намаз укулар бик нык сагындырды. Районыбыз мөселманнары бүгенге изге бәйрәмдә, барлык саклык  чараларын күреп, гает намазына җыела, догаларын Аллаһы Тәгаләгә юллый. Олы бәйрәм көнендә һәркем Аллаһы Тәгаләдән киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен, туган йортыбызга һәм илебезгә тынычлык   сорап  дога кыла.   Төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус һәм тату яшәгән Биектау  муниципаль районында Корбан бәйрәме барлык башка дини бәйрәмнәр кебек үк зурлап үткәрелә.

Әлеге бәйрәм тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм мохтаҗларга ярдәм кулы сузуга нигезләнгән. Коръән-Кәримдә әйтелгәнчә: «Сәдака - авырлыкларны җиңү юлы». Мохтаҗларга ярдәм күрсәтеп һәм игелек кылып, һәрберебез аларның хәленә керә, күңелләренә бәхет иңдерә, йөрәкләренә шәфкать һәм мәрхәмәт орлыклары сала.

Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Биектау районында  яшәүче һәрбер гаиләгә, һәр йортка -  бәрәкәт, күңелләребезгә – иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. Әлеге бәйрәм районыбызда яшәүче төрле дин вәкилләренең иҗтимагый бердәмлеген, татулыгын тагын да ныгытсын, һәрберебезгә иң күркәм кешелеклелек сыйфатларыбызны чагылдыруга җирлек тудырсын, барлык өмет-хыяллар чынга ашсын, һәркемнең күңелен игелек, канәгатьлек хисләре белән баетсын.

Сезгә ихлас күңелдән изге эшләрегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International