Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
Йөргән таш шомара
2013 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе
Районда уңышлы эшләүче хуҗалыклар арасында Латыйповларның гаилә фермасы аерылып тора. Ленар Латыпов үз хуҗалыгы турында менә нәрсәләр сөйләде.
Без 2009 елдан бирле эшлибез. Ул вакытта Алаттагы ферманы арендага алып эшли башладык. Эшләргә теләгебез бик көчле иде. 2010 елда “Гаилә фермалары” дигән максатчан республика программасы гамәлгә кергәч, аннан районыбыз башлыгы Рөстәм Галиулла улы да этәргеч биргәч, без Торнаяз авылында ферма төзергә булдык. Бу эшкә алынганчы гаилә белән утырып сөйләштек, киңәш-ләштек. Малаемның: “Әти, төзик”, – дигән сүзләре бу эшнең кирәк икәнлеген тагын бер тапкыр дәлилләде.
Ферма көннән-көн үсте, аңа карап безнең күңелебез дә күтәрелде. Ник дигәндә, “Гаилә фермалары” төзү программасына кергәч, без ферма төзү өчен 1 миллион сум ярдәм алдык, аннан бу акчага нәселле таналар сатып алдык. Безгә дәүләт тагын 1 килограмм тере авырлыкка 40 сум исәбеннән 436 мең сум акча кайтарып бирде. 50х50 программасы буенча трактор, сөт җиһазлары алдык – аңа тагын 375 меңлек ярдәм бирелде.
Үзебез дә бик тырышабыз, өстебездә алган кредитлар да бар, вакытында утка да түләргә кирәк, ягулык-майлау әйберләре дә бик кыйммәт. Ләкин безнең тату гаиләбез, һәрвакыт ярдәм итеп торучы район башлыгыбыз бар. Малаем җәй буе көтү көтте, кызым фермада сыер саварга булыша.
Узган ел тагын бер яңа федераль программа килеп чыкты. Без тагын үзебезнең көчебезне сынап карарга, әлеге конкурста катнашырга булдык. Конкурс җиңелләрдән түгел иде, бик күп документлар җыярга туры килде. Республика буенча анда катнашырга теләүчеләр саны да 60 тан артык иде. Без конкурста җиңеп, 3 миллион 400 мең сумлык грант оттык.
Тик тормыйбыз, гел алга карап эш итәбез. Быел тагын лизинг-грант программасында катнашып, трактор алдык, безгә 330 меңлек ярдәм күрсәтелде.
Терлегебез бар, аңа 521 меңлек ярдәм алдык.
Кыш айларында ай саен 40-45 тонна сөт сатабыз, бу үзе 500-550 меңлек, 4-5 баш иткә сатабыз – 200-250 меңлек. Шуннан салымнар белән бергә 110 мең хезмәт хакы түләргә китә, ай саен 30 меңлек ягулык-майлау әйберләре алабыз, 20 мең сум утка түлибез, 10 мең сумга ветеринария препаратлары сатып алабыз, запас частьләр, төзү материалларына 10-15 мең тотабыз, 40-50 меңлек азык өстәмәләре сатып алабыз, аннан башка сөт җитештерүне арттырып булмый. 100-120 мең сум кредитлар да түлибез. Шушындый чыгымнарга карамастан, без табышка эшлибез. Гаилә фермасы – файдалы эш, авыл халкын курыкмыйча эшкә тотынырга чакырам.
Рәсемдә: Ленар Латыйпов Ямаширмәдә семинарда чыгыш ясый.
А.Тимонин фотосы.
Әлеге яңалык "Биектау хәбәрләре" район газетысыннан алынды. Бу һәм башка хәбәрләрне сез шулай ук http://www.biektaw.ru сайтында укый аласыз.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Талпан имсә, нишләргә?
Талпан имсә, нишләргә?
6
май, 2026 ел
Высок Биектау авылында 9 Майда нинди юллар ябылачак?
Шимбә көнне, Җиңү Парады уздырылган көнне, 06:00 дән 11:00 гә кадәр транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылачак.
5
май, 2026 ел
Биектау районында ике кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм пассажиры алган җәрәхәтләрдән үлгән.
27
апрель, 2026 ел
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы эше нәтиҗәләре турында белешмәләр
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы эше нәтиҗәләре турында белешмәләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз