Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
Биредә чын спортчылар әзерләячәкләр
2013 елның 22 гыйнвары, сишәмбе
Биектауда Боз сарае ачылуны аеруча түземсезлек белән яшь хоккейчылар көтәдер, мөгаен. Әлбәттә, урамда җиңелчә генә суык булганда, саф һавада уйнау бик рәхәт. Ә бик салкын көннәргә туры килгән матчларны ничек уздырырга? Осталыкны да ябык боз аренасында арттыру яхшырак.
Россиядә спорт белән сәясәт үзара тыгыз бәйләнештә. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең социаль программасы буенча төзелүче Боз сарае – мондый союзның чираттагы җимеше. Бүгеннән үк аның буш тормаячагы көн кебек ачык, чөнки балаларын фигуралы шуу яки хоккей секциясенә бирергә теләүче ата-аналардан тыш, бозда шуарга өлкән биектаулылар да каршы түгел. Нәкъ менә монда хоккей буенча иптәшләрчә матчлар, фигурачыларның, тимераякта йөгерүчеләрнең ярышлары уздырылачак.
Шуны гына әйтү дә җитә, узган елда гына да республикада 7911 квадрат метрлы ясалма бозлы ике спорт корылмасы файдалануга тапшырылды. Ә бүген Татарстанның барлык 24 муниципаль берәмлегендә 38 заманча боз корылмасы эшли, аларның 9 ы – Казанда.
Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен заман шартларын тудырырга Казанда 2013 нче елгы Бөтендөнья җәйге Универ-сиадасын уздыру да куәтле этәргеч булды, әлбәттә.
280 тамашачыга исәпләнгән Биектау Боз сараен төзү дә азагына якынлашып килә. Бүген тулы көчкә бинаның эчке ягы тәртипкә китерелә-бизәлә, җылыту системасы эшләтеп җибәрелде. Фигуристларга күнегүләр белән шөгыльләнү өчен хореография классы эшләячәк, яшь спортчылар гомуми физик әзерлек белән заманча итеп җиһазланган тренажерлар залында шөгыльләнәчәкләр.
Боз сараен “Биектау” универсаль спорт залы янында төзү Биектау авылында бар яктан җитеш спорт комплексы булдырырга мөмкинлек бирәчәк, һәм ул районның иң күренекле урыннарының берсенә әвереләчәк. Иҗади фикер йөртүче биектаулылар өчен тарихка кереп калу мөмкинлеге бар: районда Боз сараена иң яхшы исемгә конкурс игълан ителде. Башыгызны эшләтегез, уйланыгыз, фикерләрегезне туплагыз, үзенчәлекле тәкъдимнәрегезне кертегез. Кемгә дә булса бәхет елмаймый калмас. Конкурсның җиңүчесе үз районыбыздан булсын иде.
Боз сараен ачу, 2013 нче елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы ачылу вакыйгасына туры китереп, июльгә планлаштырылган.
Рәсемдә: Биектауда төзелә торган Боз сараеның эчке һәм тышкы яклары.
А.Тимонин фотосы.
Әлеге яңалык "Биектау хәбәрләре" район газетысыннан алынды. Бу һәм башка хәбәрләрне сез шулай ук http://www.biektaw.ru сайтында укый аласыз.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
май, 2026 ел
Высок Биектау авылында 9 Майда нинди юллар ябылачак?
Шимбә көнне, Җиңү Парады уздырылган көнне, 06:00 дән 11:00 гә кадәр транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылачак.
5
май, 2026 ел
Биектау районында ике кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм пассажиры алган җәрәхәтләрдән үлгән.
27
апрель, 2026 ел
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы эше нәтиҗәләре турында белешмәләр
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы эше нәтиҗәләре турында белешмәләр
25
апрель, 2026 ел
Мәдәният бүлеге Бөтенроссия өмәсенә кушылды
Мәдәният бүлеге Бөтенроссия өмәсенә кушылды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз