Мөселманнар өчен иң кадерле һәм мөкаддәс Рамазан ае ахырына якынлашты. Аллаһы Тәгаләдән безгә зур нигъмәт бүләк итеп бирелгән әлеге изге айга калган айларның берсе генә дә тиң була алмый.
Ул безне изге гамәлләрне бары тик ихлас күңелдән кылырга өндәүче, сабыр булырга өйрәтүче, рухыбызны тәрбияли торган изге чор. Быел да, Шөкер, ай дәвамында Аллаһы Тәгалә каршында рухи ныклыгыбызны сынадык. Бер тамчы су һәм ризыктан гына түгел, ялгыш сүзләрдән, гайбәттән, явыз гамәлләрдән, ямьсез фикерләрдән тыелырга ашыктык. Мәчетләребезгә җыелып тәравих намазлары укый алмасак та, туган нигезне догалар, зикерләр белән нурлы иттек, мохтаҗларга кылган ярдәмнән чиксез шатлык хисе алдык. Раббыбыз , аның ризалыгын гына өмет итеп тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде! Аллаһы Тәгалә безгә көч-куәт биреп, динебезгә, халкыбызга, Ватаныбызга хезмәт итәргә ярдәм итсә иде! Хөрмәтле Биектаулылар! Ураза бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә саулык , бәрәкәт, рухи ныклык, сабырлык һәм якты өметләр алып килсен. Киләсе Рамазанны да исән-сау каршы алырга, уразаларны тотарга насыйп итсен! Изге айда кичергән рухи үзгәрешләр дәвамлы булып, аларны озак елларга холкыбызда , яшәешебездә саклап калырга язсын! Бәйрәм мөбарәк булсын!