Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
Район башлыгы чыршысына иң лаеклылар җыелды
2013 елның 11 гыйнвары, җомга
Биектау үзәк мәдәният йортының бәйрәмчә бизәлгән залына 24 урта һәм 3 төп гомуми белем бирү мәк-тәбеннән йөз кыз һәм малай (1-6 сыйныфлар) җыелды. Алар белән бергә педагоглары һәм ата-аналары да килгән иде.
Сәләтле балаларны сәламләп, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин: ”Шундый зур районнарның берсендә иң-иң яхшылар арасында булу зур әһәмияткә ия. Сез безнең өметебез, без сезгә ышанабыз һәм тиздән рульне дә сезгә тапшырачакбыз. Районны җитәкләү һәм аның тормышын, эшен алып бару өчен сәламәтлек тә, акыл да, белем дә кирәк”, – диде. Рөстәм Галиуллович яңа ел укучыларга яңа уңышлар алып килсен, дип теләде. Балаларны районның мәгариф бүлеге начальнигы Нияз Әхмәтҗанов та котлады. Педагог буларак, ул аларның “бишле”гә генә укуларын һәм сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирүләрен теләде.
Матур итеп киенгән балаларга һәм әниләре-әтиләре, әбиләренең бәхетле йөзләренә каравы да күңелле! Һәр мәктәп тә әлеге чыршыга ниндидер сыйфатлары белән башкалардан аерылып торучы укучыларны җибәргән. Әйтик, Дөбъяз урта мәктәбеннән бәйрәмгә алтынчы сыйныф укучысы Ләйсән Әминова килгән, ул бик матур җырлый – “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашкан, 6 нчы сыйныфтан Зилә Вафина белән 4 нче сыйныфтан Әдилә Садриева француз шигърияте конкурсында уңышлы чыгыш ясаганнар. Бу кызлар, районның башка мәктәпләре укучылары кебек үк, әйбәт укып кына калмыйлар, мәктәпнең җәмәгать тормышында да актив катнашалар.
Мәдәният йорты сәхнәсендә әкияти тамаша башланды. Әкият геройлары Убырлы карчык, Кощей, Соры Бүре һәм урман җәнлекләре заманча итеп бер-берсе һәм залда утыручылар белән аралаштылар, чит ил кунагы – күзлекле Еланны каршы алдылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Балалар яратып карый торган күңелле мультфильмнардан көйләр яңгырап торды. Әкият тамашасы тәмамланыр алдыннан сәхнәгә Кыш бабай белән Кар кызы килеп чыкты. Һәм, әлбәттә, әкият геройлары залны җанландырып, активлаштырып җибәрделәр, уенга балаларны да җәлеп иттеләр. Алар балаларга йөрәкләре җылы, күңелләре саф булсын дигән теләкләрен белдерделәр, яңа елда якыннары аларның уңышларына шатланырлык итеп тырышып укырга өндәделәр.
Сәхнәләштерелгән тамашадан соң барысын да “Балкыш” балалар иҗат йорты тарафыннан әзерләнгән, призлар тарату күздә тотылган программа буенча чыршы тирәли әйлән-бәйлән уенына, кызыклы маҗараларга, табышмак чишүләргә, күңел ачуларга чакырдылар. Бу көнне һәркем район башлыгыннан бүләк алды.
Яңа ел белән, яшь биектаулылар, укуда һәм иҗатта уңышлар, куаныч-шатлыклар, нык дуслык, бәхетле тормыш юллары телибез!
Рәсемдә: 5 гыйнварда район үзәгендәге чыршы бәйрәмендә.
А.Тимонин фотосы.
Әлеге яңалык "Биектау хәбәрләре" район газетысыннан алынды. Бу һәм башка хәбәрләрне сез шулай ук http://www.biektaw.ru сайтында укый аласыз.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
май, 2026 ел
Высок Биектау авылында 9 Майда нинди юллар ябылачак?
Шимбә көнне, Җиңү Парады уздырылган көнне, 06:00 дән 11:00 гә кадәр транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылачак.
5
май, 2026 ел
Биектау районында ике кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм пассажиры алган җәрәхәтләрдән үлгән.
27
апрель, 2026 ел
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы эше нәтиҗәләре турында белешмәләр
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы эше нәтиҗәләре турында белешмәләр
25
апрель, 2026 ел
Мәдәният бүлеге Бөтенроссия өмәсенә кушылды
Мәдәният бүлеге Бөтенроссия өмәсенә кушылды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз