Илдә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә бәйле рәвештә гражданнарга карата таләпләр дә кырысланды.
Безнең һəркайсыбыз да, өебездəн чыкмыйча гына яшəп тə, кемнеңдер тормышын һəм сəламəтлеген саклап кала алуыбыз турында исендə тотарга тиеш. Əмма хезмəт бурычлары һəм ашыгыч эшлəр шулай да өйдəн ч ы г у н ы т а л ə п и т с ə , нишлəргə? Мондый очракта кулыңда чыгарга рөхсəт бирүче документ булырга тиеш, яки, ни өчен чыгарга кирəклеген күрсəтеп, 2590 номерына СМС җибəрергə кирəк булачак. Яңа кагыйдəлəрнең ничек үтəлүен тикшерү максаты белəн полиция хезмəткəрлəре һəм юл-патрульлек хезмəте махсус рейдлар уздырып тора.
Ур а м н а рд а к и с ə т ү ч е сигналлар яңгырап торуы гадəткə керде инде. Элеккечə үк урамга эш урыныннан бирелгəн белешмə кəгазеннəн яки кодлы махсус СМСтан башка чыгарга рөхсəт ителми. Махсус рейдлар вакытында полиция хезмəткəрлəре юл-патрульлек хезмəте инспекторлары белəн берлектə нəкъ менə шундый рөхсəтлəрнең булуын тикшерəлəр. Машиналы кешелəрнең күпчелеге к а г ы й д ə л ə р н е т ө г ə л үтилəр һəм зур зарурлык булмаганда юлга чыкмыйлар.
- Минем өч балам бар, шунлыктан бары тик азыктөлек һəм дарулар алырга кирəк булганда гына өйдəн чыгам, - диде Линиза Хəйруллина.
Ə м м а т а л ə п л ə р н е үтəмəүчелəр дə бар. Без рейдта вакытта ике тəртип бозучы туктатылды. Алар икесе дə, кулларында рөхсəт булмый торып, үзизоляция урыныннан чыкканнар. Хəзер аларга карата җəза чарасы күрелəчəк. Иң яхшы дигəндə суд аларга кисəтү карары чыгарыр. Ə начаррагы - 1000 сумнан башлап штраф түлисе булыр. Эчке эшлəр органнары хезмəткəрлəре, əгəр мондый гамəл беренче тапкыр эшлəнсə, кырыс чаралар күрелмəячəк, дип əйтəлəр. Кагыйдəне икенче тапкыр бозмыйлар, əмма, шуңа да карамастан, көн саен үзүзеңне изоляциялəү режимын бозарга батырчылык итүчелəр табылып тора.
- Х о к у к т ə р т и б е бозуларның 15тəн артык очрагы теркəлде. Əгəр дə алар бик зыянлы булмасалар, без тəртип бозучыларга карата кискен чаралар күрмибез, кисəтү белəн генə чиклəнəбез. Ə инде җитди тəртип бозулар күзəтелсə, без андыйларны административ җаваплылыкка тартабыз, - диде полиция майоры, җəмəгатьчелек тəртибен саклау бүлеге җитəкчесе Илнар Гайнетдинов.
Мондый рейдлар үзүзеңне изоляциялəү режимы кертелгəннəн бирле көн саен үткəрелеп тора. Аның якынча вакыты - иртəнге 7дəн 12 гə кадəр. Полиция хезмəткəрлəре һ ə м ю л - п а т р у л ь л е к хезмəте инспекторлары, руль артында утыручыларны мөмкин кадəр күбрəк тикшерү өчен, рейд урынын көн саен алыштырып торалар.