Район җитәкчеләренең авыл халкы белән бердәм эш итүе мөһим

2020 елның 7 феврале, җомга

Шәпше һәм Биектау авыл җирлеге гражданнарының чираттагы җыелышлары узды.

Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендәге җыелышта Дәүләт Думасы депутаты һәм данлыклы ватерполист Ирек Зиннуров катнашты. Ирек Хәйдәрович үзенең чыгышын Биектау районында халык саны артудан башлап җибәрде һәм моны төзекләндерү, и н ф р а с т р у к т у р а н ы үстерү эшенең нәтиҗәсе икәнлеген билгеләп үтте. Кешеләр яшәү өчен уңайлырак урынны сайлыйлар, ә бу Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендә башкарма комитет командасының бердәм эшләве нәтиҗәсе булып тора.

Шулай ук төрле структура вәкилләре дә докладлар белән чыгыш ясадылар. Авыл җирлегенең тормышы-көнкүрешенә к а г ы л ы ш л ы б а рл ы к тармаклар турында да сөйләделәр.

Иң беренчеләрдән булып сүзне “Сандугач” балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Диярова алды. Ул бөтен коллективның яхшы эшләве турында сөйләде, шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре белән тыгыз бердәмлектә эшләүнең мөһимлеген ассызыклап үтте.

 

Б а ш к а р м а к о м и т е т җитәкчесе урынбасары Алексей Афанасьев зур булмаган процентлар белән авыл җирендә җир яки күчемсез милек алу программасы турында аңлатып үтте.

Шәпше авыл җирлегендәге җыенда 2019 елга йомгак ясалды. Җыенда сүз мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы һәм янгын куркынычсызлыгы тармагындагы башкарылган эшләр турында барды. Җыелышта Татарстан Республикасының юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.

Җ ы е л ы ш т а а в ы л җ и р л е к л ә р е н д ә яшәүчеләр дә актив к ат н а ш т ы л а р . А л а р район җитәкчеләренә үзләрен кызыксын - д ы р га н с о р а ул а р н ы бирделәр. Сорауларның кайберләренә шунда ук җавап бирсәләр, икенчеләрен белгечләр тикшерү һәм соңыннан язмача җавап җибәрү өчен теркәп куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International