Биектау районында эш визиты белән Чехиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы делегациясе булып китте. Эш төркеме составына Чехия Республикасының берьюлы 19 эре авыл хуҗалыгы предприятиесе вәкилләре кергән иде. Делегация җитәкчесе - Чехиянең авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан. Чит илдән шуның кадәрле күп кунаклар килүе безнең республикалар арасында авыл хуҗалыгының барлык тармакларында эш мөнәсәбәтләрен җайга салуны планлаштыру белән аңлатыла.
Биектау районында делегация “Элита” нәсел предприятиесендә булды. Белгечләр кунакларга экскурсия уздырдылар һәм мөгезле эре терлекләрне орлыкландыруга кагылышлы мәсьәләләрдә эш принциплары турында тәфсилләп аңлаттылар. Әлеге предприятие нәсел үгезләре орлыгын җитештерүдә һ ә м р е а л и з а ц и я л ә ү д ә специальләшә.
Мирослав Томан республикалар арасындагы хезмәттәшлек к ы с а л а р ы н д а а в ы л хуҗалыгының барлык тармакларында нәтиҗәле эшчәнлеккә өметләнүен белдерде.
- Безнең республикалар арасында хезмәттәшлек һәм үзара мөнәсәбәтләрне җайга сала алсак, мин Татарстанга бик рәхәтләнеп киләчәкмен. Мин биредә эшнең ничек тәртипкә салынганлыгына сокландым. Бу хуҗалыкның шундый нык алга киткән булуы да зур тәэсирләр калдырды, - диде Чехиянең авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан.