Биектауның 3 нче урта мәктәбендә «Созвездие-Йолдызлык» республика бәйгесенең беренче этабы узды.
Эстрада сәнгате буенча ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең беренче этабы әнә шулай муниципаль районнарда уза. Татарстанның чын мәгънәсендә мәдәният брендына әйләнгән төп балалар фестивале сайлап алу турларын гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары уздыра. 21 ел тоташ үткәрелә торган бәхетле балачак фестивале бу. «Йолдызлык»та үзен бер генә тапкыр сынап караган бала да андагы җылы хис-кичерешләрне озак еллар йөрәгендә саклыйдыр. Тикмәгә генә «Созвездие - Йолдызлык»ны ЮНЕСКО, Кытай җитәкчеләре мактамаган да, Псков өлкәсе бала хокукларын яклаучы вәкаләтле вәкил Россиянең барлык төбәкләрендә үткәрергә тәкъдим итмәгән инде. 2016 елдан фестиваль ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе канаты астында уздырыла. Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов та «Йолдызлык»ның бердәнбер һәм кабатланмас проект булуын искәртеп тора. Беренче этапны уңышлы гына узган талантлар зона ярышларында катнаша. Ә инде «иң-иңнәре» финалга чыга. Финалда инде бер ел дәвамында барган сәләт һәм матурлык бәйрәменә күркәм итеп нәтиҗә ясыйлар. Быел беренче сайлап алу турында жюри 60тан артык иҗади номер карады. Турда «Казан арты» кебек сәнгатьтә азу ярган коллективлар да, әле яңа гына сәхнә түренә менгән, беренче тапкыр чыгыш ясаган балалар да бар иде. Сайлап алу туры берничә яшь төркеме арасында бара. Нәтиҗәдә, бию, аерым башкаручы, вокаль ансамбль һәм конферанс номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнә. Кече төркемдәге балаларны күзәтү аеруча кызык. Аларның сәхнәдә үзләрен тотышы бер генә тамашачыны да битараф калдырмый. Биектау районы яшь талантлары ел саен күп кенә номинацияләрдә җиңүче дип табыла. Моннан дистә еллар элек «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашкан балалар бүген инде олы сәхнәдә профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясый.
- Әдилә Зиннәтуллина бүген үзе жюри өстәле артында утыра. Ә кайчандыр ул фестивальнең җиңүчесе иде, - ди жюри әгъзасы Фәрхәд Камалов. Бүген Әдилә музыка мәктәбендә укый. Ул районның яшь талантларына матур үрнәк булып тора.
Тиздән районда тагын бер сайлап алу туры узачак. Ул Дөбьязда булыр дип көтелә. Соңыннан Теләчедә фестивальнең зона туры уздырыла. Анда иң яхшы дип табылган талантлар финалга үтәчәк. Гадәттәгечә, финал Казан шәһәрендә гала-концерт белән уздырыла.
Ә без хәзергә үзебезнең район талантлары өчен җан атып, аларның уңышларына сөенеп, иҗатларын яктыртып барачакбыз. Аларга уңышлар гына юлдаш булсын!