“Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере” кучмэ утырышы

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Биектау районы  татар хатын-кызларының “Ак калфак” берлеге рәисе Гөлсинә Шакирова, Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы , берлек әгъзасы Зөһрә Гарифуллина зур делегация составында Самара өлкәсенә юл алдылар.

Күрше төбәк,100 кешелек Татарстан кунакларын  “Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере” дип аталган күчмә утырыш кысаларында кабул итә. Төп максат: шәҗәрәләр  аша, ата-бабаларыбызның яшәү рәвешен тирәнтен өйрәнү, җир кадерен белү, җирле татарларның гореф-гадәтләре, йолалары белән танышу. Чара җитәкчеләре , мөхтәрәм кунакларның көн тәртибен генә түгел , кичләрен дә кызыклы итеп  оештырган.Татар халкының кунакчыллыгын белмәгән, аңа сокланып карамаган милләтләр хәзер сирәк. Самара җирлегендә дә, һәр кунакны аерым хуҗалыклар  кунак итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International