Татарстанда 4 меңнән артык кеше күчмә сырхауханәләрдә медицина тикшерүе үтте

2019 елның 13 октябре, якшәмбе

Нәтиҗәдә 1300дән артык кеше өстәмә тикшерүгә җибәрелгән, ә 200ләп кеше хастаханәгә яткырылган. 

Татарстанда быелның августыннан сентябренә кадәр 4 меңнән артык кеше "Күчмә сырхауханә"ләрдә медицина тикшерүе үткән. Әлеге мобиль комплекслар "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының "Беренчел медицина-санитария ярдәмен үстерү" төбәк проекты кысаларында медицина хезмәтен күрсәтә.

Нәтиҗәдә 1 300дән артык кеше өстәмә тикшерүгә җибәрелгән, 223 кеше хастаханәгә яткырылган.

 

Хәзерге вакытта республикада 4 «Күчмә сырхауханә» комплексы эшли. Аларның һәркайсы заманча күчмә диагностика, лаборатория җиһазлары белән тәэмин ителгән һәм 6 кабинеттан тора, шул исәптән - терапевт, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог.

 

Мобиль комплекслар ярдәмендә көн саен 100дән артык кеше медицина тикшерүе уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International