Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
Район башлыгы урынбасары Раушан Хәйруллина, Бәдерниса Сәлах кызын 90 яшь юбилее белән котлады
2012 елның 28 сентябре, җомга
Районда озак яшәүчеләрне өйләренә барып, олуг гомер бәйрәмнәре – туган көннәре белән котлау матур гадәткә әйләнеп бара. Чираттагы юбиляр Биектау авылында яши.
Быел озак яшәүчеләр арасыннан иң беренче булып котлауларны Кече Солабаштан Гайзелниса апа Насыйбуллина кабул итте. Күптән түгел матур гомер бәйрәмнәрен Ташлы Кавал авылыннан Кәримә апа Бикчәнтәева һәм Дөбъяз авылыннан Наилә апа Сибгатуллина билгеләп үттеләр. Аларның һәркайсы заманында тырышып эшләгән, балалар тәрбияләп үстергән, оныкларын һәм оныкчыкларын тәрбияләргә булышкан. Үз җилкәләрендә күп авырлыкларны күтәргән өлкән буынның әлеге вәкилләре һәрвакыт җәмгыятькә файда китерергә омтылган.
Чираттагы юбиляр Бәдерниса Сәлах кызы Әхмәтова, аңа 22 сентябрьдә 90 яшь тулды. Тумышы белән ул Әлдермеш авылыннан булса да, инде күп еллар Биектауда яши. Бирегә, Зеленая урамына аны матур гомер бәйрәме – юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Раушан Хәйруллина, Биектау авыл җирлеге башлыгы Геннадий Беспалов, авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Зөлфия Кузьмина килделәр. Алар әбигә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан һәм район башлыгы Рөстәм Кәлимуллиннан котлау хатларын тапшырдылар.
Бәдерниса Сәлах кызы өч бала тәрбияләп үстергән – бер кыз һәм ике ул, аның дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. Бәдерниса апага, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны буларак, күптән түгел генә уңайлы фатир биргәннәр, ә әлегә ул үз йортында яши. Туксан яшьлеге көнендә юбилярга бүләкләр тапшырылды.
Рәсемдә: Бәдерниса Әхмәтованы юбилейлы туган көне белән район башлыгы урынбасары Раушан Хәйруллина һәм Биектау авыл җирлеге башлыгы Геннадий Беспалов котлыйлар.
А.Тимонин фотосы.
Биектау хәбәрләре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
май, 2026 ел
Высок Биектау авылында 9 Майда нинди юллар ябылачак?
Шимбә көнне, Җиңү Парады уздырылган көнне, 06:00 дән 11:00 гә кадәр транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылачак.
5
май, 2026 ел
Биектау районында ике кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм пассажиры алган җәрәхәтләрдән үлгән.
27
апрель, 2026 ел
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы эше нәтиҗәләре турында белешмәләр
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы эше нәтиҗәләре турында белешмәләр
25
апрель, 2026 ел
Мәдәният бүлеге Бөтенроссия өмәсенә кушылды
Мәдәният бүлеге Бөтенроссия өмәсенә кушылды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз