Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
10 сентябрьдә райондагы мәдәният хезмәткәрләренең иң өлкәне – Дөбъяз авылында яшәүче Наилә Кәрам кызы Сибгатуллинага 90 яшь тулды
2012 елның 12 сентябре, чәршәмбе
90, 100 яшен тутырганнарның юбилейлы туган көннәрен тантаналы итеп билгеләп үтү күркәм гадәткә әверелә бара.
10 сентябрьдә райондагы мәдәният хезмәткәрләренең иң өлкәне – Дөбъяз авылында яшәүче Наилә Кәрам кызы Сибгатуллинага 90 яшь тулды. Бу көнне ветеранны котларга район башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рафис Гарәфи улы Газизов, Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Сөнәтулла улы Низамов килде. Юбилярның авылдашлары да бар иде. Тантана “Гөлчәчәк” балалар бакчасының яңа гына ремонтланган, җыйнак, матур залында узды, һәм бу чарага аеруча бәйрәм төсе бирде.
Дөбъязда Наилә Кәрам кызын яраталар һәм хөрмәт итәләр. Аның куллары аша үткән китапларны укып, авыл кешеләренең берничә буыны белем үзләштергән, акыл туплаган. Ул исеме олы хәрефтән язылырлык китапханәче.
– Без китапханәгә кайчан китап сорап килерләр икән, дип көтеп утырмадык, – дип исенә төшерә Наилә апа. – Китап күтәреп, укучы янына үзебез бардык. Шыпшыйк, Торнаязга – сугыш ветераннары, инвалидлар янына йөрдек, китаплар алып бардык, яңа әдәбият тәкъдим иттек. Халыкны китап уку белән кызыксындырдык.
Язучылар, шагыйрьләрнең һәр юбилеена китапханәдә яки мәктәптә әдәби чаралар уздырыла. Шуның нәтиҗәсендә укучылар аларның иҗа-ты турында күбрәк беләләр, яхшырак укыйлар. Бәйрәмнәрдә исә нинди кичәләр һәм очрашулар уздырыла!
Н.Сибгатуллинаны чын мәгънәсендә сәхнә ветераны дип атарга була. Мәдәният йортында бер генә концерт та аннан башка үтми, Наилә апа үзе уйлап чыгарган җырлары-такмаклары белән чыгыш ясый. Алар һәрвакытта да көн кадагына суга торган, көлкеле һәм кемгә яки нәрсәгәдер багышланган була. Бәлки аларда кемгәдер “эләк-кәндер” дә, бөтен кеше алдында тәнкыйтьләү кемгә ошасын инде!
Авыл мәдәният йорты агитбригадасы да аның үтемле чыгышларыннан башка гына эшли алмый. Урып-җыю чорында алар механизаторлар янына басуга чыксалар, кышын терлекчеләр янына баралар, я булмаса шефлык концертлары белән күр-ше авылларга китәләр.
Наилә Кәрам кызы 80 яшендә дә агитбригадада һәм үзешчән сәнгатьтә актив катнаша.
– Наилә апа – авылның иң хөрмәтле кешеләреннән берсе, – диде аны юбилее белән котлаганда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. – Яшьләргә менә шундый кешеләрдән эшчәнлектә, активлыкта, тормыш сөючәнлектә үрнәк алырга кирәк.
Ул аңа котлау адресы, бүләк һәм чәчәк бәйлә-ме тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Сөнәтулла улы да бүләксез килмәгән. Ул юбилярга нык сәламәтлек, иминлек һәм җан тынычлыгы теләде.
Сөйләшү чәй табыны янында дәвам итте. Балалар бакчасы мөдире Шамилә Тәүфыйк кызы Фәттахова юбилярны балалар белән әзерләнә торган китап бәйрәменә чакырды. Дөбъязлыларның яшь буыны укуга яхшы мөнәсәбәттә булырга, китапка хөрмәт белән карарга ветеран китапханәчедән өйрәнә.
Наилә Кәрам кызы актив тормыш белән яши. Дөбъязга килеп, биредә эшли башлаганнан бирле – 50 ел буена шундый булган ул. 90 яшьлек үрне яулагач та шундый булып кала. Әйе, картлык килсә дә, аны өендә туры китермәстер, мөгаен, чөнки ул аны көтеп утырмый.
Биектау хәбәрләре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
май, 2026 ел
Высок Биектау авылында 9 Майда нинди юллар ябылачак?
Шимбә көнне, Җиңү Парады уздырылган көнне, 06:00 дән 11:00 гә кадәр транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылачак.
5
май, 2026 ел
Биектау районында ике кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм пассажиры алган җәрәхәтләрдән үлгән.
27
апрель, 2026 ел
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы эше нәтиҗәләре турында белешмәләр
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы эше нәтиҗәләре турында белешмәләр
25
апрель, 2026 ел
Мәдәният бүлеге Бөтенроссия өмәсенә кушылды
Мәдәният бүлеге Бөтенроссия өмәсенә кушылды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз