Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
Балаларны куандырдылар
2012 елның 31 августы, җомга
Үзәк мәдәният йорты залы халык белән шыгрым тулды. 28 августта бирегә булачак беренче сыйныф укучыларын – аз тәэмин ителгән һәм инвалидлар гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларны чакырдылар.
“Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе буенча аларга сумкалар һәм уку кирәк-яраклары тапшыру өчен ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин килде.
Тантаналы чара башланганга кадәр балаларны Туган як музеена алып керделәр. Ә “Бердәм Россия” яшьгвардиячеләре исә һәр кечкенә кунакка акциянең күзгә ташланып торган логотибы төшерелгән ак футболкалар бүләк иттеләр.
Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүчеләр өчен бәйрәм программасын “Балкыш” балалар иҗат йорты әзерләде. Ул министр А.Р.Шәрифуллин һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәлимуллин котлавыннан башланып китте. Алар балаларга беренче уку елы алдыннан матур теләкләрен җиткерделәр.
Бу көнне районның төрле авылларыннан бәйрәмгә чакырылган җитмеш кешенең кырык бише килә алды. Ярдәмче кызлар бер-бер артлы нәниләрне сәхнәгә алып чыктылар, һәм балалар Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский әзерләгән сумкалар, беренче сыйныфка баручылар өчен кирәкле уку әсбапларын бик шатланып кабул иттеләр.
Алып баручылар балаларны төрле уеннарга җәлеп иттеләр, ә сәхнәгә җырлары һәм биюләре белән яшь артистлар чыкты. Зал барысын да көчле алкышлар белән каршы алды. Концерт тәмамлангач, мәктәп бүләкләре алырга чакырылучыларның барысын да үзәк мәдәният йорты фойесына уйнарга чакырдылар.
“Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе нәтиҗәсендә социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдә үсүче 141 бала беренче мәктәп сумкасын һәм уку әсбапларын бушлай алды.
С.ШАКИРОВА
Биектау хәбәрләре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Эре габаритлы калдыклар категорияләре
Эре форматлы утиль төшенчәсе төрле калдыкларны берләштерә. Берничә категорияне аерып күрсәтәләр: Сантехника-канализация, су, вентиляция, җылылык белән бәйле бөтен нәрсә. Моңа торбалар, ванналар, кабырчыклар, батареялар керә. Зур булмаса да, катнаштыргычларны да бу төркемгә кертәләр. Үз ресурсын эшләп чыгарган көнкүреш һәм электр техникасы: компьютерлар, принтерлар, суыткычлар, микродулкыннар һ. б. Яктырткыч приборлар: плафоннар, люстралар. Товар кыяфәтен, Куллану үзлекләрен югалткан яки хуҗаларын канәгатьләндерми башлаган җиһазлар: комодлар, диваннар, шкафлар һәм башка әйберләр. Кайбер төзелеш материаллары: иске идән һәм стена түшәмәләре, демонтажланган рамнар, ишекләр. Агач калдыклары: ботаклар, кәүсәләр, такталар. Спорт җиһазлары: чана, велосипед, чаңгы, самокат.
8
апрель, 2026 ел
Эшмәкәрләр өчен " бердәм Ачык ишекләр көне»
"Эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көннәре " 2026 елның 09 апрелендә 12 00 сәгатьтән үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын арттыру максатларында. 16 00 сәгатькә кадәр.
3
апрель, 2026 ел
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз