Җиләккә салымнар түлибез!?

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы кыргый гөмбәләрне, җиләкләрне, чикләвекләрне, каен сутын, орлыкларны һәм дару үләннәрен җыюны...

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы кыргый гөмбәләрне, җиләкләрне, чикләвекләрне, каен сутын, орлыкларны һәм дару үләннәрен җыюны, эшкәртүне һәм аларның әйләнешен контрольгә алырга уйлый.
Болар — югары экспорт потенциалына ия кыйммәтле ресурслар, дип саныйлар анда.
Министрлык үзенә аларны җыюны җайга салу хокукын бирергә тәкъдим итә.
Документ фикер алышу өчен хокукый башлангычлар порталында урнаштырылган.
Кыргый җиләк-җимеш, чикләвек һәм гөмбә - кыйммәтле азык ресурсы, ә аларны эшкәртү өлкәсе — «икътисади һәм социаль әһәмияткә ия тармак», диелә документка аңлатма язуында.

 

Чыганак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International