2021 елдан Россия югары уку йортлары электрон дипломнар бирә башлаячак

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Россия югары уку йортлары 2021 елдан электрон дипломнар бирә башларга ниятли.

2019 елда югары белем турында электрон дипломнар бирү моделе илнең биш югары уку йортында сыналачак. Киләсе елда программага тагын 15 югары уку йорты тоташтырылачак.

Проект нигезендә, яңа дипломнар үзенчәлекле цифрлы портфолионың бер өлеше булачак. Ул  үз эченә практика узу турында, квалификация күтәрү курслары, шулай ук спорт һәм фәнни казанышлар турында мәгълүматны алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International