Чит телләр буенча БДИның телдән өлеше 7 һәм 8 июньдә узачак

2019 елның 8 июне, шимбә

Чит телләр буенча БДИ инглиз, француз, немец, испан телләре буенча үткәрелә, ә 2019 елдан әле кытай телләре буенча да.

"Сөйләм” бүлеге 2015 елдан чит телләр буенча БДИда кертелде. Имтихан тапшыру карарын катнашучы ирекле рәвештә кабул итә. Язма эш өлешен башкарган өчен БДИда катнашучы 80 баллга кадәр алырга мөмкин, телдән өлеше максималь рәвештә 20 балл белән бәяләнә.

Чит телләр буенча БДИның телдән өлешен тапшыру өчен 87 меңгә якын кеше гариза биргән, аларның күпчелеге инглиз теленнән имтихан тапшырачак – 84 меңнән артык. Алман телен 1400гә якын катнашучы, француз телен – 900, испан телен 150гә якын, кытай телен 70тән артык укучы тапшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International