Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәрендә филиалларның 2018 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча ел саен үткәрелә торган корпоратив конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге филиалы җиңүче булды.
Нәтиҗәләр ясаганда хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм конкурентлылыгы, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы күрсәткечләре, цифрлы эфир тапшырулар челтәрләренең әзерлек дәрәҗәсе, кадрлар һәм социаль характеристикалары, шулай ук финанс-икътисадый күрсәткечләр исәпкә алынды.