Татарстанда язгы чәчү планлаштырылган мәйданның яртысында диярлек төгәлләнде

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда  язгы  чәчү  6 майга    812,5 мең га мәйданда  башкарылды,  бу  фаразга  карата    47%  тәшкил  итә. 

«Быел  язгы  культураларны    1 млн 742 мең гектарда  чәчү планлаштырыла,  шуннан  бөртекле  культуралар  -  971,6 мең га», – диде  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Илдус Габдрахманов.

Республикада  6 майга  бөртекле  һәм кузаклы  культуралар    554,4 мең га чәчелгән, бу  фараздан   57% тәшкил  итә,  шул  исәптән  бодай  – 154,6 мең га (44%), арпа – 309,8 мең га (75%), борчак  – 40,9 мең га (63%), солы – 43,8 9 мең га (69%).

Моннан  тыш,  шикәр  чөгендере    48,5 мең га (75%) мәйданда  чәчелгән, рапс –   17,4 мең га (17%).

6 майга  белешмәләр  буенча,  республиканың  барлык  43 муниципаль районында  да  чәчү  эшләре  бара.   «Кайбер  районнарда  бу  эшнең  50%тан  артыграгы үтәлгән», – дип  ассызыклады   Илдус Габдрахманов.

 Министр урынбасары  әйтүе  буенча,  чәчү  кампаниясендә  иң  алда  Зәй  районы  бара,  биредә  язгы  культуралар     29,5 мең га (68%)  мәйданда  чәчелгән, Буа  районында  – 42,4 мең га (67,7%), Чүпрәле  районында  – 27,6 мең га (67,5%), Аксуба районында  – 29,0 мең га (66,2%), Актаныш районында  – 36,9 мең га (66,1%).

Шулай  югары  темплар  белән  баручы  районнар арасында:   Нурлат  районы    – биредә  бүгенгә   язгы  чәчү     32,1 мең га (65,8%) мәйданда  башкарылган, Ттәтеш  районы  – 29,1 мең га (64,3%), Ютазы  районы  – 14,8 мең га (63,9%), Апас районы – 21,3 мең га (62,7%), Азнакай районы  – 36,0 мең га (60,9%), Лениногорск  районы  – 20,3 мең га (60,5%)  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International