Татарстанда җирләрне гидромелиорацияләүгә 185 миллион сум юнәлдереләчәк

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

"Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында 2020 елда мелиорацияләнгән җирләрнең мәйданы ике тапкырга артып, 1 мең гектарга җитәчәк.

Татарстанда 2019-2021 елларда гидромелиорацияне үстерүгә 185 миллион сумнан артык акча юнәлдерергә планлаштырыла: аның 150 миллион сумы – Россия бюджетыннан, 35 миллион сумы Татарстан бюджетыннан булачак.

Быел мелиорация үткәрелгән 500 гектар җирләрне файдалануга тапшыру көтелә, шулай ук 2020 һәм 2021 елларда – 1000шәр гектарны.

“Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проекты кысаларында “Аграр сәнәгать комплексы продукциясе экспорты” юнәлеше буенча гидромелиорацияне үстерү – киптерү һәм сугару юлы белән туфракның уңдырышлылыгын яхшырту планлаштырыла.

“Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проектының максаты – экспортны үстерү системасын камилләштерү, республика продукциясен сату базарларын киңәйтү һәм җитештерүчеләрне экспорт эшчәнлегенә җәлеп итүне үстерү исәбенә, Татарстанда товар җитештерүчеләрнең чимал булмаган продукциясе экспорты күләмен арттыруга ирешү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International