Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә укучының сәламәтлеге начар булганда БДИ тапшыруны кичектерү турында искәрттеләр

2019 елның 2 июне, якшәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр иткәнчә, БДИ яки ДЙА-9да катнашучы, медицина белешмәсе күрсәтеп, предметны тапшыру вакытын күчерергә мөмкин, дип искә төшерде.

Ведомствода чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына, бигрәк тә Чебоксар шәһәрендә имтихан тапшырганда йөрәк авыруыннан җәфа чигүче кыз үлгән фаҗигагә бәйле рәвештә, үз сәламәтлекләренә игътибарлырак карау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. БДИ башланыр алдыннан мәктәптә кизү торган оештыручылар һәм табиблар кызга аттестациядән баш тартырга тәкъдим иткән,  имтиханны икенче көнгә күчерергә мөмкин иде, әмма 11нче сыйныф укучысы  тыңламаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International