Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов укучыларга үз автографлары белән көндәлекләр тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, быел төбәктә беренче тапкыр «Президент көндәлеге» акциясе узды, анда бөтен Татарстан укучылары катнаша алды (2 - 11нче сыйныфлар). Акция 1 апрельдән 19 майга кадәр " Комсомольская Правда-Казан” басмасы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздырылды.
Акциягә Рөстәм Миңнеханов ярдәм күрсәтте.