29нчы майда унберенче сыйныф укучылары математикадан (база һәм профиль) мәҗбүри БДИ тапшыралар. Татарстанда барлыгы 16 мең 28 укучы имтихан тапшыра, шуларның 9 мең 615е - профильле дәрәҗәдәге математика, 6 мең 413е - база дәрәҗәсендәге математика буенча имтихан тапшыра. 2019 елның үзенчәлеге - быел чыгарылыш сыйныф укучысы математика буенча БДИны бер генә дәрәҗәдәге, профильле яки база дәрәҗәсендә генә тапшыра ала.
Математика буенча профиль дәрәҗәдәге имтихан озынлыгы 55 минутка күбрәк һәм 3 сәгать 55 минут тәшкил итә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен имтиханнар үткәрү вакыты 1,5 сәгатькә арта. Барлыгы 83 ИҮП һәм 3 ИҮП сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өйдә оештырылды.