Рөстәм Миңнеханов республика мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгын тикшерергә кушты

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бәйле рәвештә кайбер йөкләмәләр бирде.

Рөстәм Миңнеханов тиешле хезмәтләргә һәм ведомстволарга Татарстан Республикасында гомуми белем бирү мәктәпләре һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләре янгын куркынычсызлыгын тикшерүне йөкләде. Шул ук вакытта агач корылмаларны тикшерүгә аерым игътибар биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 30нчы апреленә каршы төндә Актаныш муниципаль районының Чуганак авылында янгын вакытында башлангыч мәктәп урнашкан 1 катлы агач бина янып беткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International