Безнең тамырларыбыз бик тирәнгә, ерак чорларга барып тоташа. Суыксу, Кече Рәс, Зур Рәс, Кондырлы, Чәмәк һәм Ташсу авылларының тарихы ихтирамга лаек. Туган авыл - ул безнең туган, үскән җиребез. Безгә монда һәрбер йорт, тыкрык, урам, күпер яхшы таныш һәм якын. Чөнки авылыбызны безнең әби- бабаларыбыз, әти - әниләребез төзегән. Алар тырышып хезмәт иткәннәр, йортлар салганнар, балалар үстергәннәр, аларның бу җирдә тирләре тамган. Кызганыч, күбесе безнең арада юк инде. Кайда гына яшәсәк тә еллар үтү белән туган авыл, туган йорт, күршеләребез, дусларыбыз, укыган мәктәбебез, печән чапкан һәм җиләк җыйган болыннарыбыз ешрак искә төшә. Хәзерге көндә безнең якташларыбыз илебезнең төрле почмакларында туган илгә тугрылыклы хезмәт итә. Ә туган яктан, туган авылдан китмәгән авылдашларыбыз һәр сәгать, һәр көн саен авылыбызның тарихын баета. Авылым халкы бүген яши, эшли, киләчәк буынга тәрбия бирә, алга зур ышаныч белән карый. Авылларыбызның киләчәге якты.
Авылларыбыз тарихын чагылдырган китап белән түбәндәге ссылка буенча кереп таныша аласыз.
https://cloud.mail.ru/public/7Xkm/aHoYdUjwe
.jpg)