Яңартылган Дини нигезләмә буенча, никахны аттестацияләнгән имамнар гына укый ала

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

“Гыйбадәт кылулар турындагы нигезләмә”дәге үзгәрешләр буенча, хәзер никахны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан аттестацияләнгән имамнар гына укый ала. Бу хакта Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа үзгәрешләр буенча имамнар, никахны укып, таныклык кына биреп калмыйча, аны Диния нәзарәтенең метрика кенәгәсендә дә теркәргә тиеш, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге өстәмә никахлар укылу статистикасын системага салырга ярдәм итәчәк. Элек бу гамәл имамнарның шәхси карамагына тапшырылган булган.

 

Нигезләмәнең исем кушу кагыйдәләре турындагы бүлеге дә игътибарга лаек. Балага имам тарафыннан кушылган исем ислам дине традицияләренә туры килергә тиеш. Әгәр дә баланың әти-әнисе ислам принципларына каршы килә торган исем сайлаган булса, имам аларга башка традицион мөселман исемен сайларга ярдәм итәргә бурычлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International