Быел Татарстанның барлык авыл полиция участокларын автомобильле иткәннәр

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Авыл участок полициясенә хезмәт автомобиле җирле халык хәбәрләренә һәм шикаятьләренә оператив бару өчен кирәк.

2018 елда Татарстанда һәр авыл участок полициясе патруль автомобиле белән тәэмин ителгән. Бу турыда бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат конференциясендә полиция полковнигы Марат Фәтхуллин хәбәр итте.

Авыл участок полициясенә хезмәт автомобиле җирле халык хәбәрләренә һәм шикаятьләренә оператив бару өчен кирәк.

«Авыл участок полициясе берьюлы берничә торак пунктка хезмәт күрсәтә. Шуңа күрә автомобильдән башка булмый», – диде Участок уполномоченныйлары полиция эшчәнлеген оештыру идарәсе җитәкчесе Марат Фәтхуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International