27 октябрь көнне Алан-Бәксәр авыл җирлегендә адашкан гөмбәчене эзләделәр.

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе
27 октябрь көнне сәг. кичке бишләр тирәсендә Гадәттән тыш хәлләр министерствосының Биектау районы бүлегеннән Алат спиртзаводы авылы янындагы урманда ялгыз гөмбәче адашуы турында хәбәр килеп иреште. Алан-Бәксәр авыл җирлеге администрациясе тиз арада Алат спиртзаводында яшәүче берничә кешене алып эзләү эшләре башлап җибәрде. Иван Паренков җитәкчелек иткән эзләү төркеме оператив эш итү аркасында, сәгать ярым эчендә адашкан кеше - 62 яшьлек Казан кешесе үзе дә, машинасы да исән-имин табылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International