2 октябрь көнне Алат авыл мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган концерт үткәрелде. Концерт алдынннан Алат авыл җирлеге башлыгы Хаиров Ринат Рашит улы өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Аларга исәнлек,саулык.гаиләләренә иминлек теләде. Концертта Алат мәдәният хезмәткәрләре,Алат мәктәбе укучылары катнашты. Шулай ук күрше авыл мәдәният хезмәткәрләре дә үзләренең матур җырлары һәм биюләре белән чыгыш ясадылар. Ә соңыннын аларны тәмле күчтәнәчләр белән әзерләнгән чәй табынына чакырдылар. Чәй эчкән арада авылдашлары каршында Зарипов Динар үзенең матур җырлары белән чыгыш ясады.Концерттан соң авыл җирлеге башлыгы 70 яшьтән өлкәннәргә өйләренә барып бәйрәм белән котлап, авыл депутатлары ярдәме белә тупланган бүләк тапшырды