Татарстанда гриппны кисәтү буенча кайнар элемтә эшли

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Республикада яшәүчеләр кайнар элемтә буенча грипптан прививка ясау урыннары, вакцинациягә әзерләнү ысулларын (һ.б.) белешә ала.

Татарстан Республикасында грипп һәм ОРВИ авырударын кисәтү буенча кайнар элемтә эшли. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе рәсми сайтында хәбәр ителә.

Кайнар элемтә 1-15 октябрьдә эшләячәк. Белгечләр әлеге авыруларны кисәтүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча үз киңәшләрен бирәчәк. Әйтик, республикада яшәүчеләр кайнар элемтә буенча грипптан прививка ясау урыннары, вакцинациягә әзерләнү ысулларын (һ.б.) белешә ала.

Ведомство хезмәткәрләре шулай ук әти-әниләргә балаларны салкын тиеп авырудан саклауга бәйле киңәшләр бирәчәк, йогышлы чирләрне кисәтүдә башка чаралар хакында сөйләячәк.

Республикада яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны түбәндәге телефон номерлары буенча бирә ала: 238-52-11, 238-96-84.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/09/173097/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International