Дөбъяз авылында 90 яшьлек юбилей

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен Дөбъяз авылында яшәүче Халиуллин Гафият Халиулла улы билгеләп үтә. Аны котларга Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Сабирзянов Р.Р., "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Газизов Р.Г., Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы Низамов А.С. килделәр. Без аны ихлас күңелдән юбилее белән котлыйбыз! Бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын юллыйбыз! Алдагы көннәрендә җан тынычлыгы, нык саулык, аяз күк йөзе телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International