Татарстанда армиягә чакырылучы хокукларын яклау буенча дәресләр оештырыла

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Татарстанда армиягә чакырылучыларның хокукларын яклау буенча дәресләр оештырыла. “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” исемендәге дәресләр республиканың 28 районында узачак. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.

"Соңгы җиде ел дәвамында язгы-көзге чакырылыш кампаниясе башланыр алдыннан, ТР Хәрби комиссариаты, ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә дәресләр оештыра. Чакырылыш башланыр алдыннан, без якындагы 5-7 муниципаль районга барабыз. Дәресләр “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” исеме белән уза. Бер сезон эчендә дәресләрдә Татарстанның 30 районыннан 2 меңгә кадәр кеше (призывниклар һәм аларның ата-аналары) катнаша. Быел биш күчмә дәрес оештыру планлаштырылган. Без армиягә чакырылучыларга Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре алдына куелган төп бурычлар, солдатларның хокуклары турында сөйлибез”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International