Татарстанда кайбер телеканал тапшырулары туктатылып торачак

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 18 нче июльдәкосмик элемтә спутнигында профилактик эшләр үткәрү планлаштырылуы турында хәбәр итә. Үткәрелә торган эшләр нәтиҗәсендә  аналог эфир тапшырулары челтәрендә телевидениенең түбәндәге федераль һәм республика программалары трансляциясе туктатылып торачак:

«Карусель», «Россия Культура» - 02.00 дән 10.00 кадәр;

«Матч ТВ» - 02.00 дән 11.00 кадәр;

«ТВ-Центр» - 02.00 дән 12.00 кадәр;

«Звезда» - 02.00 дән 14.00 кадәр.

Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкыннан башкарылачак эшләргә аңлап карауларын  сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International