16 июль IT Park бинасында ДЧ-2018 шәһәр пресс-үзәгендә йомгак пресс-конференция узды.
“Фан-фестиваль мәйданчыгы әйбәт эшләде. Казандагы зона 11 шәһәр арасында иң зурларының берсе булды. Шуңа да карамастан, анда килүчеләр артык күп булганлыктан, берничә көн керүчеләр санын чикләргә дә туры килде. Без анда еш кына үзебез дә бардык. Барлык хезмәтләр дә яхшы оештырылган иде”, - дип белдерде министр.
Тулаем алганда, Владимир Леонов әйтүенчә, чемпионат үткәрү эшләре планлаштырганча килеп чыккан. “Соңгы миль» буенча башта бераз борчылу бар иде, ләкин анысы да уңышлы оештырылды. Барлык клиент төркемнәре (волонтерлар, хокук сакчылары, судьялар һәм башка оештыручылар) канәгать калды”, - диде ул
Министр видеопросмотр системасының чемпионатта кулланылган яңалыкларның берсе булуын искәртте. “Казанда бу системаны беренче тапкыр кулландык. Кичә финалда да пенальти видеодан кабатлап карау нәтиҗәсендә билгеләнде. Ул үзенең кирәклеген исбатлады. Бәхәсле вакытларда бу система ялгыш карарлар кабул итүдән саклый”, - дип билгеләп узды ул.
Владимир Леонов әйтүенчә, турнир нәтиҗәләре буенча, Казанга 300 мең турист килгәне мәгълүм. “Чемпионат барышында бер низаглы очрак та булмады. Килгән һәркемгә ягымлы караш, дустанә мөнәсәбәт күзәтелде. Конфликтлар килеп чыкмады”, - диде ул.
Министр мундиаль тәмамлангач ниндидер күңел бушлыгы булуын да инкарь итмәде. “Биш ел элек Универсиада тәмамлангач та, Универсиададан соң тормыш буламы дигән идек, була икән. Аннары “су” чемпионатын да үткәрдек. Чемпионаттан соң тагын берәр проект кирәк кебек күңелгә. Мондый локомотив, югары нокта җитеп бетмәячәк. Без алдагы чаралар турында уйлаячакбыз”, - дип белдерде ул.
Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында Казанда узган 6 матчны 254 мең 448 тамашачы килеп караган. Бу хакта бүген чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә – IT-паркта Татарстанның спорт министры Владимир Леонов белдерде.
Аның сүзләренчә, тамашачыларның 60 проценты – чит илләрдән килгән туристлар. “Стадионнарның тулылыгы 98,9 процент булды. Матчларның бөтенесе дә диярлек аншлаг белән узды, барысы да мавыктыргыч, җанлы узды. Казанга килгән командалар безгә зур бәйрәм бүләк итте”, - диде министр.
Ул алты матчта 19 гол кертелгәнен искәртте.