1 июльдән Россиядә торак-коммуналь хуҗалык тарифлары арта

2018 елның 30 июне, шимбә

 

Россия буенча түләү күләме 4 проценттан артмаячак.

1 июльдән Россиядә торак-коммуналь хуҗалык тарифлары арта, түләү күләме 4 проценттан артмаячак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Санкт-Петербург белән Якутиядә коммуналь тарифлар 6 процентка, Кемерово өлкәсе белән Башкортстанда 5,9 процентка, Мәксәү, Киров һәм Новгород өлкәләрендә 5,5 процентка артачак.

Татарстанның Тарифлар комитетының йомгаклау коллегиясендә ведомство рәисе Марат Зарипов 2018 елда Татарстан өчен күрсәткеч 4,2 процент тәшкил итәчәк, дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International