Татарстанда коену сезоны башланганнан бүгенгә кадәр 3 бала суга баткан

2018 елның 29 июне, җомга

Татарстанда коену сезоны башланганнан алып 3 бала суга баткан.

Республика сулыкларында, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 16 кешегә күбрәк су корбаны булган. Бу хакта бүген Татарстан Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару комиссиясенең планнан тыш утырышында республика премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләде.

“Гомумән коену сезоны башланганнан алып су объектларында 22 кеше үлгән, шул исәптән 3 бала. Көн саен 2-3 кеше суга баткан. Профилактика эшләре үткәрелүгә карамастан, суда кешеләр үлемен булдырмау буенча уңай нәтиҗәгә ирешмәдек. Без бу вазгыятькә каршы көрәшә алмыйбыз кебек килеп чыга”, - дип сөйләде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Аның сүзләренчә, хәтта Азнакайда һәм Апаста соңгы өч елда фаҗигале очраклар булмаган сулыкларда берәр кеше батып үлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International