КФУ Россиянең иң яхшы 100 вузы арасында унтугызынчы урынны били

2018 елның 29 июне, җомга

 

Forbes экспертлары белем бирү сыйфатын, чыгарылыш укучылары арасында эшмәкәрләрнең күпме булуын һәм вузның “элита”лы булу-булмавын бәяләгән.

Казан (Идел буе) федераль университеты Россиянең иң яхшы 100 вузы арасында 19нчы урынны били. Рейтингны Forbes журналы экспертлары төзегән.

Иң яхшылар исемлегендә Казан дәүләт медицина университеты һәм Туполев исемендәге Казан  илкүләм  тикшеренү технология университеты дар бар. Алар 80 һәм 87нче урыннарны били.

Forbes экспертлары белем бирү сыйфатын, чыгарылыш укучылары арасында эшмәкәрләрнең никадәр булуын һәм вузның “элита”лы булу-булмавын бәяләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International