Кирәкле һәм файдалы очрашулар

2018 елның 18 мае, җомга

17нчы май көнне Биектау районының Зур Битаман мәктәбендә «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгеннең хезмәткәрләре укучылар белән « Балигъ булмаган балаларның хокуклары һәм бурычлары» дигән темага очрашу оештырды.

Укучыларга бу турында үзәкнең юристконсульты Г. Нигъәмәтҗанова  бик җентекләп сөйләп үтте. Очрашуга килгән балалар бик игътибар белән әңгәмәне тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга жаваплар алдылар.

Очрашу Халыкара балаларының ышаныч телефоны көненә туры килгәнлектән, укучыларга әлеге көннең мөһимлеге турында анлатылды. Аларга ышаныч телефоны язылган белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International