Бүген һәм иртәгә Татарстанда көчле җил көтелә

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Бүген 18.00 сәгатьтән 11 майның 18.00 сәгатенә кадәр төньяк-көнчыгыштан сәгатенә 17 км тизлектәге җил булачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, бүген һәм иртәгә Татарстанда көчле җил көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы дәүләт идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген 18.00 сәгатьтән 11 майның 18.00 сәгатенә кадәр төньяк-көнчыгыштан сәгатенә 17 км тизлектәге җил булачак.

Министрлык көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре, биек агачлар, реклама такталары, витриналар янында, йорт кәрнизләре астында тормаска киңәш итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International