Министрлыкта Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннарын котладылар

2018 елның 4 мае, җомга

Бүген Министрлыкта Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннарын чакырып, аларга кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Кадерле кунакларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина һәм АПКның Ветераннар советы рәисе Анатолий Драгунов котладылар.

Николай Титов очрашуга килүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән якынлашып килүче Бөек Җиңү Көне белән котлады.

«Без сезне биредә, Игенчеләр сараенда, күрүебезгә бик шатбыз, – диде министрның беренче урынбасары. – Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итә. Һичшиксез, һәркемнең күңелендә бу авыр елларның хәтирәләре мәңгегә уелып калган. Безнең бурыч – һәрвакыт сезнең янәшәдә булу, сезнең проблемаларны белешеп тору һәм аларны хәл ярдәм итү».

Николай Титов очрашуга килгән сугыш ветераннарына – күрсәткән батырлыклары, кыюлыклары өчен, тыл хезмәтчәннәренә һәм ветераннарга авыр сугыш елларында тылда үз-үзләрен аямыйча эшләп, Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «Сез үткән авыр тормыш юлын берничек тәбәяләп бетереп булмый. Без үзебезнең геройларыбызны белергә һәм алар турындагы истәлекне, аларның геройлыгын буыннан-буынга тапшырырга тиеш», – диде ул һәм аларга озак елларга җитәрлек ныклы сәламәтлек, тормышларында иминлек, илдә тынычлык булуын, һәр туган көнгә сөенеп, шатланып яшәүләрен теләде.

Сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре чәй өстәле янында сугыш чоры вакыйгаларын, сугыштын соңгы авыр елларны искә төшереп, бүгенге көнгә сөенеп, сөйләшеп утырдылар. Очрашуга чакырып, олы ихтирам күрсәткән өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International