Җирле оста куллар аларны үзгәртеп ясаганда фанерадан детальләр кулланган.
Биектауда яшәүчеләр Җиңү көне уңаеннан оештырыла торган парад өчен Бөек Ватан сугышы һәм сугыш елларыннан соң беренче елларда чыккан иске автомобильләреннән хәрби техника ясаганнар. Бу хакта "Татарстан 24" телеканалы хәбәр итә.
Болар - сугыш елларында киң кулланылган Т-34 танкы һәм И-16 истребителе, сугыштан соң төзелгән Ми-1 беренче совет вертолеты. Җирле оста куллар аларны үзгәртеп ясаганда фанерадан детальләр кулланганнар.