Иртәгәдән республика территориясендә янгынга каршы режим кертелә

2018 елның 29 апреле, якшәмбе

 

Махсус режим 30 апрельдән 15 майга кадәр гамәлдә булачак

Элегрәк Республика Министрлар Кабинетының Татарстанда 30 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы режим кертелүе турында карары дөнья күрде, дип хәбәр иткән идек. Иртәгәдән, әлеге карар нигезендә, республика территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлгә керәчәк. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар турында"гы (12.04.2014, № 236 ) карары карар нигезендә, янгынга каршы махсус режим чорында:

- корыган үләнгә һәм чүп-чарга ут төртү;
- урманда, янгын чыгу куркынычы янаган торак пунктларда, урман кишәрлекләре белән чиктәш торучы гражданнарның яшелчә бакчаларында һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләрендә, балаларны савыктыру лагерьларында, икътисад, савыктыру оешмалары объектларында, шулай ук урман-парк зоналарында, торфлы урыннарда һәм урман биләмәләре белән күрше торучы ачык территорияләрдә ут ягу;
- ачык утта (учакта, мангалда) ризык әзерләү тыела.

Әлеге Карар белән расланган исемлеккә туры китереп, шулай ук 1-3нче класс куркынычлылыгына караган пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International