Быел Казанда “Үлемсез полк” акциясендә 120 мең кеше катнашу көтелә

2018 елның 28 апреле, шимбә

 

9 майда узачак “Үлемсез полк” акциясе турында Гомумроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәте төбәк бүлеге рәисе Тимур Халиков сөйләде

Алмаз Шиһабетдинов). Казанда 9 майда “Үлемсез полк” акциясендә 120 мең кеше катнашу көтелә. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә “Үлемсез полк” Гомумроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәте төбәк бүлеге рәисе Тимур Халиков хәбәр итте.

“Без бу чарада 120 мең кеше катнашыр дип уйлыйбыз. Күбрәк кеше килгән очракта да барлык уңайлыклар тудырылган”, - диде Тимур Халиков.

Татарстан Республикасында “Үлемсез полк” акциясендә барлыгы 300 мең кеше катнашу көтелә. Узган ел Россиядә әлеге акциядә катнашучылар саны буенча Татарстан өченче урында булган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International