2018 елның 26 апрелендә "Яшьләр, инновация һәм профилактик программалар республика үзәге" дәүләт бюджет учреждениесендә икенче төркем өчен “Соцаль проектын эшләү технологиясе һәм гамәлгә ашыру: уңышка адым” темасына багышланган семинар үзды.
Семинарда катнашучылар социаль проектларны эшләү технологиясе белән таныштылар, "Яшьләр, инновация һәм профилактик программалар республика үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан уздырыла торган Республиканың дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе белгечләренең Һөнәри осталык конкурсын үткәрү тәҗрибәсе белән һәм Конкурсның төп кагыйдәләре белән танышып чыктылар.
Яшьләр проектлары конкурслары Федераль агентлыгының (Росмолодежь) Федераль эксперты тарафыннан семинарда катнашучыларга грантлар турында, физик затлар өчен Бөтенроссия конкурсында катнашу кагыйдәләре, проект документларын хәзерләү буенча рекомендациялар бирелде.
Уку тәмамлангач катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.