Һөнәреңне белеп сайла: Татарстанда 2025 елга кадәр кирәк булачак һөнәрләр исемлеге билгеле

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында әле дә нинди һөнәр сайларга белми икеләнүчеләр бардыр. Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, булачак абитуриентларның эшен җиңеләйтеп, Татарстанга 2025 елга кадәр кирәк булачак һөнәрләр исемлеге төзелгән документка кул куйды.

Нәтиҗәсе шаккатыра! Баксаң, республикага укытучы, юрист, икътисадчылар түгел, ә эшче һөнәрләре кирәк.

Соңгы биш елда республика иң зур кытлык кичергән белгечләр рәтенә нефтехимия, төзелеш һәм IT белгечләре керә. Иннополисы, IT-паркы булган республика өчен һаман да яхшы, алдынгы карашлы программистлар җитми икән әле. Шулай ук автомеханик, чигүче, повар, слесарь, ювелир кебек һөнәр ияләренә ихтыяҗ бар. Медицина өлкәсендә невролог, нефролог, офтальмолог, отоларинголог, педиатр, шәфкать туташлары җитми.
Исемлектән карасак, лаборатор-медицина анализы өлкәсе дә белгечләргә кытлык кичерә. Алия Садреева – бу өлкәдә эшләүче яшь белгеч. Студент вакытында ул үзен WorldSkills чемпионатында да сынап өлгергән. Республика, Россия күләмендә алтын медальләре бар. Хәзерге вакытта Казанның бер хастаханәсендә экспресс-лабораториядә эшли.
– Мин кечкенәдән медицина өлкәсен сайлаячагымны белдем. Ә анализлар – табибларга теләсә кайсы авыруны ачыкларга ярдәм итүче ачкыч ул. Шуңа күрә үз эшемне яратып башкарам. Без барысын да кул белән эшлибез, ә чит илдә бу әйберләр инде күптән автоматлаштырылган. 2019 елга Казанда узачак эшче һөнәрләр чемпионатында без дә яңа технологияләр кулланырбыз дип уйлыйм. Эшемнән дә, хезмәт хакыннан да канәгать. Көндезге лабораториядә эшләүчеләр якынча 15-18 мең сум ала. Безнең эш бераз аерыла. Тәүлек буе эшлибез дә өч көн ял итәбез. Якынча 25 мең сум хезмәт хакы алам. Хезмәт хакы эшнең күләме, эш стажы буенча арта, – ди Алия.
2019-2020 елларда уку йортлары абитуриентларны шушы һөнәрләр исемлеге нигезендә кабул итәчәк.

Исемлек монда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International