Биектаулылар татар теле буенча VI Халыкара олимпиадада җиңү яуладылар

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Туган тел -  һәр кеше өчен иң якын, иң кадерле төшенчә. Шул кадерле мирасны киләчәк буынга тапшыру,  балаларны кечкенәдән туган телне ихтирам итәргә, дөрес сөйләшергә өйрәтү - безнең бурычыбыз.

Биектау районы укучылары үзләренең белемнәрен татар теле буенча VI Халыкара олимпиадада тикшерделәр һәм яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Салахутдинова Алия (Мүлмә мәктәбе, укытучысы Мингазетдинова Р.Ф. ) 1 урын, Нәҗипова Гөлназ (Биектауның 3 мәктәбе, укытучысы Ахмадуллина С.Н.) 2 урын һәм Ахмитянова Алинә (Мүлмә мәктәбе, укытучысы Хуҗиева Г.Р.) 3 урыннарны яуладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International