Татарстанда алдагы тәүлектә буран һәм көчле җил көтелә

2018 елның 25 марты, якшәмбе

 

Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк

 

Татарстанда алдагы көннәрдә буран һәм көчле җил көтелә. Һава шартларының начарлануы турында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтү таратты. 

Һава шартларының бозылуы 26 мартта төнлә һәм көндез көтелә. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.

Күпчелек районнарда көндез юеш кар явачак. Минималь һава температурасы төнлә 4тән 9 градуска кадәр салкын, аязганда 14 градуска кадәр салкын торачак.

Максималь температура районнарда көндез -2дән +3 градуска кадәр булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International