Быел Татарстанда 18 балалар бакчасы һәм 11 мәктәп капиталь төзекләндереләчәк.
Татарстанда 29 балалар бакчасын һәм мәктәпне төзекләндерүгә 529,9 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе дәүләт сатып алулары порталында ике тендер бастырып чыгарган.
11 мәктәпне капиталь төзекләндерүгә - 268,5 млн сум, 18 балалар бакчасына 261,4 млн сум акча бүленгән. Башкаручы як эшләрне быел 20 августка кадәр төгәлләргә тиеш.